Беркайчанда кайгыртудан туктамыйсың
Җаныңдагы борчылуың тыялмыйсың
Күңелеңдә, әни, һәрчак дулкын шавы
Йөрәгеңдә диңгезләрнең ярсулары
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Дулкыннарсыз тормый бер дә диңгез суы
Диңгезләрдә әнкәйләрнең күңел чыңы
Мизгелгә дә тына белми диңгез җаны
Балам диеп дулкынлана әни җаны
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Исәр-исмәс җилләрдән дә давыл көтә
Үз баласын гомер буе яклап йөртә
Әни генә диңгез кадәр зур йөрәкле
Гафу итә, кабул итә мең гаепне
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Диңгезләрдәй киң колачлап назлый әни
Күңелеңнең һәр халәтен аңлый әни
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы
Дулкын-дулкын әнкәйләрнең кайгыртуы
Диңгезләрдәй мәңге тынмас яратуы